Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Иртәгә Варкләд-Бодьяда – зур милли бәйрәм узачак

Бәйрәмне уздыру өчен бик матур урын сайланды

3 июльдә Варкләд-Бодьяда удмуртларның республикакүләм Гырон быдтон бәйрәме уза. Язгы чәчү эшләреннән соң оештырылучы әлеге бәйрәмгә республикабыз районнарыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кунаклар килүе көтелә. 

Бәйрәмнең кызыклы мизгелләре, үзенчәлекләре хакында район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән ТИМУРШИНА сөйли.

–    Республикакүләм Гырон быдтон безнең районда узган ел ук узарга тиеш иде инде. Пандемия аркасында ул бер елга кичектерелде. Аңа карап кына бәйрәм дәрте кимемәде. Киресенчә, оештыручылар ул истә калырлык булсын өчен яңа төсмерләр белән баетырга омтылалар. 

Беренчедән, бәйрәмне уздыру өчен бик матур урын сайланды. Ул – узган ел гына төзекләндерелгән “Миклай ошмес” чишмәсе яны. Чишмә, су – тормыш чыганагы. Бәйрәм барышындагы чыгышларда да чишмәләр, су белән бәйле бик күп эпизодлар бар. Милли бәйрәмнең логотибындагы зәңгәр төс тә нәкъ менә суны гәүдәләндерә. 

Бәйрәмгә республиканың барлык районнарыннан, Казан, Ижау, Удмуртиянең Әлнәш, Кече Пурга районнарыннан, Кизнердан, Киров өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортостаннан делегация вәкилләре килүе көтелә. Алардан килгән фольклор коллективлар үз чыгышларын төп сәхнәдә дә, кече сәхнәдә дә тәкъдим итәчәк. Сүз уңаеннан: Гырон быдтонны шулай ук Ижаудан данлыклы “Айкай” ансамбле чыгышлары да бизәячәк.  

Моның белән бергә бәйрәмдә төрле  мәйданчыклар эшли. “Шудон корка” (“Уйный торган йорт”) дип аталганында төрле милли уеннар уздырылачак. “Кужым мертан” (“Кем көчлерәк?”) мәйданчыгы спорт уеннарын яратучыларны үзенә җыя. Биредә капчыкта, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы һәм башка шундый кызыклы уеннарда, спорт бәйгеләрендә катнашу мөмкинлеге булачак. Бер мәйданда декоратив кулланма эшләнмәләр ясау осталары мастер-класслар күрсәтә. Милли аш-су, китап, сыйлау мәйданчыклары да булачак хәтта. Аш-су дигәннән, чишмә янында ун казанда төрледән-төрле боткалар пешә. Ил-көннәребезгә иминлек, табыннарыбызга муллык теләп алар белән һәркем сыйлана алачак. 

Бәйрәмдә яшьләр өчен аерым мәйдан тәгаенләнә. Сүз уңаеннан: 1, 2, 3 июль көннәрендә Варкләд-Бодьяда удмурт яшьләре форумы уза. Аның эшендә кырыкка якын вәкил катнаша. Алар өчен семинарлар, мастер-класслар оештырыла. Аның кысаларында шулай ук милли бәйрәмдә кызлар арасында узачак “Чеберина”, ир-егетләр арасында оештырылучы “Батыр” бәйгеләренә әзерлек эшләре дә алып барыла. 

Бәйрәм барышында бик күп бүләкләүләр дә булачак. Удмурт халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган матур күргәзмәләр эшләячәк. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге хакында әйтми кала алмыйм. Ул – бәйрәмне өстән күзәтү мөмкинлеге. Моның өчен махсус мәйданчык эшләнә.

Бәйрәмгә кагылышлы башка үзенчәлекләр, яңалыклар бераз сер булып калсын әле. Аларны күрергә теләсәгез, 3 июльдә Варкләд-Бодьяга килегез, – дип сөйләде Ләйсән Фаиз кызы. 

Ә бу көннәрдә райондашларыбыз онлайн-форматта узучы Гырон быдтонны тамаша кыла ала. Моның өчен инстаграм, Вконтакте социаль челтәрләренә, Ютуб каналына кереп, “гыронбыдтон2021” хэштегын җыярга гына кирәк. 

Белешмә:

Гырон быдтон бәйрәме 3 июльдә Варкләд-Бодьяда сәгать 11дә башлана.17 сәгатьтә – бәйрәмне ябу тантанасы. 20-22 сәгатьләрдә – “Эктоника” популяр удмурт дискотекасы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев