Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Иж-Бубый авылы тарихы музеенда кызыклы дәресләр оештырылды

Балалар актив катнаштылар

2020 - 2021 уку елы ахырында Иж-Бубый авылы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан туган телнең роле һәм башка халыкларның телләрен өйрәнүнең файдасы турында Иж-Бубый урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары өчен музей дәресләре оештырылды. Дәресләр әлеге уку йорты эшчәнлегенә багышланган экспозициядә узды.

Балалар, кызыксынып, ХVIII гасыр уртасында кулдан язып алынган Коръән, дәреслекләр, ХХ гасыр башындагы татар телле журналлар белән таныштылар. А.Ф. Хисмәтуллина шулай ук укучыларга уку йортын тәмамлаучыларның кайсысы алга таба тел турындагы фән үсешенә үз өлешен кертүе турында сөйләде.

Музей хезмәткәрләре балаларның бу чараларда актив эшләүләренә сөенде. Алар дәрес сорауларына җавап бирделәр, башка халыкларның туган телләрен өйрәнүнең кирәклеге турында фикер алыштылар, аларны кызыксындырган сорауларны бирделәр. Иж-Бубый авылы тарихы музее хезмәткәрләре балаларны чын күңелдән бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйлар һәм аларга бәхетле балачак теләп, Ватаныбызның чын гражданнары һәм патриотлары булып үсүләрен телиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев