Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иж-Бубый авылында кызыклы квест узды

    Командалар 5 станцияне уздылар

    Әгерҗе шәһәренең яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары туган тел һәм халык бердәмлеге елында Иж-Бубый авылы халкы өчен Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Бер кояш астында" дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр.

    Командалар Иж-Бубый авылы мәдәният йорты территориясенең төрле локацияләрендә урнашкан 5 станцияне үттеләр. Станция узу вакытында балалар интеллектуаль биремнәр башкардылар, логик бурычларны чиштеләр.

    Чара барышында иң кечкенәләр өчен "Гигант твистеры" һәм "Аквагрим" берничә күңел ачу мәйданчыгы эшләде. Иж-Бубый авылы халкы энергия заряды һәм уңай хис-кичерешләр алды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: