Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Иж - Бубыйда бишек җырларын искә алдылар

Бик күңелле үтте

Иж - Бубый авылы китапханәсе балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Әкиятләрең синең бер тылсым" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрде.

Әкият геройлары үзләренең чыгышларын балаларның күңеленә үтеп керерлек осталык белән башкардылар. Ә балалар үз чиратында шигырьләрне яттан сөйләп геройларны шаккаттырдылар.Су анасы алтын таракны эзләде, Шүрәле китаплар укырга кирәклеге турында әйтте. Кәҗә белән Сарык "Гали белән Кәҗә" шигырен сәхнәләштереп, балаларны көлдереп тә алдылар.

Дәү әни үзенең бишек җырын бүләк итте. Күбәләк биеп алды. Габдулла Тукай балачакта "Әпипә" биюен бик яратып башкаруы турында әйтелде, күмәк бию башкарылды. Балаларга туган телебезне саклау безнең бурычыбыз хакында әйтеп кителде, кичә ахырында "Туган тел" җыры башкарылды. Балаларга Шүрәле күчтәнәчләр өләште. Чара бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев