Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Ижауның "Ак калфак" оешмасы вәкилләре Әгерҗе районында милләттәшләребез белән очраштылар

Әгерҗе¬–Ижау арасы – дуслык күпере ныклы

Әгерҗе районындагы "Ак калфак" оешмасы ут күршеләребез Ижауда эшләп килүче әлеге оешма әгъзалары белән күптәннән тыгыз элемтәдә тора. Безнекеләрнең Удмуртиядә Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге аккалфаклылар оештырган төрле чараларда катнашулары һәм биредә милләттәшл¬әребезнең туган телне саклауда зур эш алып барулары турында горурланып сөйләгәннәре бар. Бу юлы Ижау дусларыбыз үзләре Әгерҗегә кунак булып килделәр.

Иж-Бубыйда торгызылган тарихи бинада ¬– XIX-XX гасырларда тирә-юньдә иң эре сәүдәгәр булган, Иж-Бубый мәдрәсәсен яшәтү, шәкертләрне укыту өчен бик зур ярдәм күрсәткән, иганәчелек белән шөгыльләнгән Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның йортында кунакларны районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлия Закирова һәм район тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Гөлнас Джаметова каршы алдылар.

Музейдагы сәяхәт авылның килеп чыгышына багышланган "Этнография" залыннан башланды. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Иж-Бубыйга XVII елда марилар нигез салган. Авылда татарлар ишәйгәч, марилар төрле якларга күченергә мәҗбүр булганнар.  Әлеге залда ике халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган борынгы әйберләр дә, аларның милли киемнәре дә урын алган. Кунакларда XX гасыр башында тегелгән мари хатын-кызларының милли өс һәм баш киемнәре аеруча кызыксыну уятты.

– Алар – оригиналда сакланган борынгы ядкарьләр, – диде Гөлназ ханым.

Әлеге бүлмәдәге җеп эрләү, йон җегерләү, май яза торган хуҗалык кирәк-яраклары да, агач савытлар да Иж-Бубыйда гомер кичергән борынгы әби-бабаларыбызның яшәешен бераз булса да күз алдына китерергә ярдәм итте.

– Без үзебез эшли торган 107нче балалар бакчасында да музей булдырдык. Йон эрләү станогыбыз да бар. Килгән кунакларга анда эшләп карау бик ошый, – диде Бриллиант Рәфыйковна.

Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов, Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллимнәре – бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлиса Бубиларга багышланган бүлмәләрдә дә музей хезмәткәрләре кунакларны XIX-XX гасырларга сәяхәт иттерделәр, мәдрәсә тормышы, биредә белем алган күренекле шәхесләр, экспонатлар, шул чор киемнәре белән таныштырдылар.

– Музейда эш әле дәвам итә. Узган гасырның колхозлашу еллары, авыл Советы, мәгариф учреждениеләре, Иж-Бубыйдагы республикакүләм балалар туберкулез санаториесе, Мәдәният йорты, китапханә тарихларын чагылдырган бүлмәне экспонатлар белән тулыландыру белән шөгыльләнәбез. Киләчәктә музей сезне тагын да үзгәреп каршы алачак, – диде Гөлнас Фелисовна.

– Без биредә чынлап та үткәннәргә сәяхәт иттек. Күбебезнең төп чыгышы Әгерҗе районыннан булса да, туган төбәгебездә заманында иң дәрәҗәле уку йортларыннан саналган Иж-Бубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре турында бик аз мәгълүматлы булганбыз икән, – диде Бриллиант Абдрахманова музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткереп.
 

Мәкаләне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының яңа санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев