Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кырындыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган бәйрәм узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Танылган сәхнә йолдызлары чыгыш ясады

Кичә Кырындыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган тантаналы бәйрәм узды.

Кунакларны капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортында татар, рус, мари, удмурт халыклары милли биюләр белән каршы алдылар. Авыл осталарының кул эшләреннән бай күргәзмә дә оештырылган иде. 

Шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы йортын җитәкләүче Ирек Шәрипов бәйрәм уңаеннан авылдашларына үзенчәлекле күчтәнәч әзерләгән. Ул да булса, танылган сәхнә йолдызлары чыгышлары.

Марсель Вәгыйзов, Рәфинә Ганиуллина, “Мирас” инструменталь ансамбле, Илсур–Гөлназ Шәрипҗановлар, Оливер Мукенди, Марина Карпованың чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Кырындының “Балачак” бию ансамбле чыгышлары да бәйрәмнең матур бизәге булды.

Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев