Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда “Көмеш каләм“ фестивале узды

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да бар иде

Бүген Девятернә мәктәбендә Әгерҗе районы яшь каләм осталарының XVIII "Көмеш каләм" район фестивале узды. Фестиваль Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы", Г.Тукайга 135 ел тулу һәм Иж-Бубый мәдрәсәсенең 240 еллыгы, Габдулла Бубига 150 ел, Гобәйдулла Бубига 155 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Иҗат сөюче укучылар түбәндәге номинацияләрдә ярыштылар:

-  "Яшь хикәяче"

- "Яшь хәбәрче"

-  "Яшь шагыйрь"

Моннан тыш, башка номинацияләр дә бар иде. Бу - "Нәфис сүз остасы", "Видеоролик" һәм "Яшь рәссәм" номинацияләре. 

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты. Алар арасында Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова - журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры, "Көмеш кыңгырау" газетасы редакторы Ризидә Гасыймова, "Яңарыш" газетасы журналисты Рилия Закирова, "Көмеш каләм"  фестиваленә нигез салучы Шәймарданова Гәүһәрия Рәхим кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Василә Сафиуллина һәм башкалар.

Фотоларны сылтама аша кереп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев