Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда телләрне өйрәнү түгәрәкләре эшли

Сорагыз – җавап бирәбез

“Без күптән түгел генә Әгерҗегә күченеп кайттык. Удмурт милләтеннән булганлыктан, кызыбызны телебезнең нечкәлекләренә, гореф-гадәтләребезгә бик тә өйрәтәсебез килә. Бу уңайдан кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?” О.ЧЕРНОВА. Әгерҗе шәһәре.

Әлеге сорауга Әгерҗе районы мәгариф идарәсе методисты Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА җавап бирә:

–    Әгерҗедә удмурт телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә тәгаенләнгән түгәрәкләр 3нче (җитәкчесе –  Татьяна Светлакова), 4нче (Любовь Панфилова) мәктәпләрдә, районда Сарсак-Омга лицеенда (Елена Гаврилова), Көчек мәктәбендә (Людмила Матвеева) эшли. 
Укучылар мари телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнү мөмкинлеген бирүче түгәрәкләрдә дә шөгыльләнә алалар. Алар 3нче шәһәр (Алена Михайлова), Бима мәктәпләрендә (Лариса Юзыкаева, Оксана Корнева, Ольга Изибаева), Күләгәш балалар бакчасы-башлангыч мәктәбендә (Виктория Михайлова) оештырылган. 

Татар теле  һәрбер мәктәптә сыйныфтан тыш эшчәнлек вакытында өйрәнелә. Алар барышында да шулай ук татар милләтенең мәдәнияте, гореф-гадәтләренә ихтирам, хөрмәт уятырдай чаралар уздырыла.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев