Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Районда “Зөбәрҗәт” исемле яңа оешма эшли башлады

Тәкъдим итү кичәсе узды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында безнең Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында яңа оешма барлыкка килде. Исеме дә бик матур – “Зөбәрҗәт”.

Яңа оешма буш урында гына тумады. Коллективыбызда төрле милләттән булган унөч хезмәткәр эшли: татарлар, руслар, удмуртлар. Без үз мисалыбызда ата-аналарны һәм балаларны менә шул милләт вәкилләренең милли ризыклары, уеннары, киемнәре, бизәнү әйберләре, тегү, бәйләү, чигү үрнәкләре, йолалары, гореф-гадәтләре, бишек җырлары белән таныштырырга ниятлибез. Тагын бер максатыбыз – башкаларның телен ишетергә, хөрмәт итәргә өйрәтү. Матур ниятебезне тормышка ашыруда беренче адымны ясадык та инде. Күптән түгел мәктәп-бакчабызда ата-аналар белән берлектә оешмабызны тәкъдим итү кичәсе уздырдык.

Презентация барышында бергәләп күп кенә милли уеннар уйнадык, төрле телләрдә башкарылган бишек җырларын тыңладык. “Чабаталы”, “Бишле”, “Йөзек салышлы” кебек элеккеге уеннар яшьләр күңеленә дә хуш килде.

Татар милләтеннән булган хезмәттәшләребез чәкчәк, бавырсак, кыстыбый кебек ризыклар әзерләп алып килсәләр, рус хезмәттәшләребез белен, шәңгә тәкъдим иттеләр. Удмурт дусларыбыз перепеч пешерү серләре белән уртаклаштылар.

Татарның калфагы, камзулы, читеге, чулпысы, хәситәсе, күкрәкчәсе, русларның кокошник, яулыгы турында бик күп тарихи файдалы мәгълүмат җиткерелде. Һәр милләт вәкиле үзләренең тегү, чигү, бәйләү үрнәкләре белән дә таныштырды.

Кичә түгәрәк табын тирәли чәй эчү белән тәмамланды. Аның артында алдагы очрашулар турында да фикер алыштык. Бик тиздән татарларның милли бәйрәме “Сабантуй”да күрешергә сүз куештык. Аннан безне “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Бишек” бәйрәме һәм башка чаралар көтә. “Зөбәрҗәт”, әнә шулай, исеме җисеменә тәңгәл булып, үзенә тагын да күбрәк ата-аналарны җәлеп итеп, милли байлыгыбызны танытуда маяк булыр дип ышанабыз.

Рафилә АЛИЕВА,
Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев