Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Тирсәдән Гөлия ГАЛИУЛЛИНА курчакларга төрле милләт киемнәре тегә

Күргәзмәдә – милли киемле курчаклар

Тирсә Мәдәният йортында бик матур һәм үзенчәлекле күргәзмә барлыкка килгән. Бирегә килгән һәркемне төрле милләт курчаклары каршы ала хәзер. Әлеге күргәзмәне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мәдәният йорты мөдире Гөлия Галиуллина ясаган. 

Тирсә райондагы иң зур җирлек кенә түгел, ул – күптөрле милләт вәкилләре яши торган авыл да. 

–    Бездә татар, рус, удмурт, мари, башкорт, чуаш һәм башка милләт кешеләре гомер кичерә. Географияләре төрле булса да, алар биредә бер гаилә кебек дус, бердәм, тату яшәүләре белән үрнәк, – ди Гөлия. 

Мәдәният йортында бәйрәм-концертлар оештырганда да хезмәткәрләр программаны төрле милләт чыгышлары белән баеталар. 

–    Татар, рус биюләреннән тыш, сәхнәдә башкорт, чуаш халык биюләрен дә башкарабыз, удмурт, мари җырларын да яңгыратабыз, – ди Мәдәният йорты мөдире.
Кул эшләренә оста Гөлия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул курчаклар сатып алып аларга төрле милләт киемнәрен тегә башлаган. Әнә, татар, башкорт, удмурт, мари, чуаш курчаклары әзер инде. 

–    Эшкә тотынганчы башта һәр халыкның милли киемен, үзенчәлекләрен өйрәнергә туры килә. Интернет заманында бу эш авыр булмаса да, барыбер вакыт таләп итә, – ди Гөлия. 

Татар кызына ул озын күлмәк, камзул теккән, башына калфак кигезгән. Татар егетенең дә киеме бик зәвыклы. Күлмәк, камзулы да, башындагы түбәтәе дә бик килешле. Алар милли бизәкләр белән баетылган.  

–    Чуаш һәм мариларның костюмнары охшаш. Күлмәкләрендә дә, алъяпкычларында да, хәтта бизәкләрендә дә охшашлыклар күп, – ди Гөлия. – Ә баш киемнәрендә исә аермалыклар бар. 

Әнә шулай, һәр милләт костюмын җентекләп өйрәнеп, кирәкле әйберләрне туплаганнан соң эшкә тотына Гөлия. 

–    Киемне тегү, милли бизәкләрне ябыштыру өчен якынча ике сәгать вакыт кирәк, – ди оста. – Эзләнергә, өйрәнергә туры килсә дә, бу эш мине ялыктырмый.
Ул эшен алга таба да дәвам иттерәчәк. Бик тиздән күргәзмәне керәшен, украин курчаклары белән дә баетырга ниятли. Гөлиянең Мәдәният йортында гамәли-сәнгать түгәрәге ачып, балаларны кием тегү серләренә өйрәтү хыялы да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев