Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев февральнең нинди булачагын әйтте

Авыл хуҗалыгы өчен сөенә

Быел кар бик күп яуды. Ишегалларына керерлек түгел. Синоптиклар моның кадәр кар көткәнме? Әле тагын явачакмы? Әнә шул хакта Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиевтан сораштык.

– Карны болай күп явар дип көтмәгән идем. Быелгысы без көткәннән дә артып китте. Былтыр да аз булмады. Ул чакта көннәр җылы торгач, яңгырлар да яуды. Күп кар эреп бетте. Мин бу карларны соңрак көткән идем. Әле алар тагын булачак. Гыйнвар ахыры февраль башларында кар ишеп явачак, – ди ул. – Авыл хуҗалыгы өчен дә сөенәм. Башта уҗымнарда кар юк иде. Раштуа бәйрәме алдыннан җылытып алды да, аннары кар яуды. Бу бик кирәкле иде. Кар тиз ятты. Буранга килгәндә, ике ел элек мондый хәл күренмәде. Башка вакытта ул җылы яктан килә иде. Быел бураны да салкын җилле булды. Чын кыш әнә шундый була инде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев