Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар җәйге аномалияләр турында кисәтә

Җәй нинди булачак?

Россиядә киләсе җәйдә аномаль корылык күзәтелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы метеоролог, климатолог, Рус география җәмгыяте әгъзасы Екатерина Пестряковага сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, җәен мондый һава торышы аномалиясенең Уралда һәм Себердә урнашкан антициклон сакланган очракта күзәтелүе ихтимал.

Соңгы ике елда Себердә тотрыклы антициклон саклана, ул шулай ук Уралга да килде. Шуның аркасында төбәкләрдә салкын һава торышы хакимлек итә һәм явым-төшем юк дәрәҗәсендә. Климатолог җәен дә шундый вазгыять урнашырга мөмкин дип фаразлый.

«Кышын антициклон — салкын, ә җәен эссе җил алып килә. Җәй җылы булыр, явым-төшем аз күзәтелер дип уйлыйм. Җәй коры килер дигән шигем бар», — дип искәртте эксперт.

Моннан тыш, Уралда тагын бер аномалия — югары атмосфера басымы (нормадан 10 миллиметрга югарырак) күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә салкыннар, шулай ук болытсыз һава торышы хакимлек итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев