Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Бәбкә һәм чеби алсаң, субсидия бирәләр

Быел да каз йә күркә бәбкәсе алган өчен – 100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен 80 сум, бройлер чеби өчен 30 сум субсидия бирү каралган.

 

 Шартларына килгәндә, иң элек кешенең кош-корт асрарлык җире булуы кирәк. Бәбкәләрнең, чебиләрнең бер айдан зуррак булмавы да шарт. Бер хуҗалыкка 50 баштан 100 башка кадәр генә субсидия бирелә. Әлеге кош-кортларны бары тик үзебезнең Татарстандагы кошчылык буенча махсуслашкан хуҗалыклардан гына алырга рөхсәт ителә.

Субсидия алу өчен гариза язып авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәһәр халкы “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. Нинди документлар кирәклеген дә җирлекләр аша белә аласыз.  Шунысын да истә тотыгыз – мондый төр субсидия бары тик 1 июньгә кадәр алынган кош-кортлар өчен генә бирелә. Шуңа күрә санаулы көннәр калуын исегездән чыгармагыз. 

Шулай ук сыерларга язгы һәм көзге чорда ветеринар хезмәт күрсәткән, бияләргә азык алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидияләр –  быел да гамәлдә. Башмак тана, тана сыер алган өчен дә Хөкүмәттән ярдәм каралган. Биш һәм сигез башка исәпләнгән мини-фермалар төзү өчен киткән чыгымнарның 120 һәм 200 меңгә кадәр өлешен кире кайтару мөмкинлеге дә бар. Бу төр субсидияләр хакында тулырак белү өчен авыл йә шәһәр җирлекләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтының “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр“ бүлегендә дә барлык кирәкле мәгълүмат урын алган.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев