Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Августта нәрсә утыртып, икенче тапкыр уңыш алып була?

Кара торма, пекин кәбестәсе, руккола һәм шпинат утыртып була

Җәйнең соңгы аенда кайсыбер үсемлекләрне утыртсаң, тагын бер тапкыр уңыш җыярга була. Бу турыда НТР 24 сайтында хәбәр ителә.

Тәҗрибәле бакчачылар сүзләренчә, яшел тәмләткечләрне – базилик, укроп, кориандрны августта утыртып була. Шулай ук кыяклы суганны, борчакны һәм иртә өлгерә торган кишер белән чөгендерне, редис белән бәрәңгене дә августта утыртып, уңыш җыярга мөмкин. Ләкин уңышы күп булыр дип өметләнәсе түгел.

Яшелчә культуралары, декоратив һәм җиләк-җимеш үсемлекләре буенча белгеч Евгений Щербаков сүзләренчә, август редисының кискен ачы тәме дә булмый.

Шулай ук августта кара торма, пекин кәбестәсе, руккола һәм шпинат та утыртып була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев