Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакча җиләген нинди түтәлгә утыртырга ярамый?

Күләгәле урында җиләк вак була

Бакча җиләгенә су сибәргә, ашлама кертергә һәм иң мөһиме – дөрес урынга утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Күләгәле урында җиләк вак була. Өстәвенә, аларның балы да, хуш исе дә азрак була.

Түбән урыннарда үскән җиләк сулы була, тәме булмаган җиләкләрне учлап шикәр салып та тәмләп булмый. Өстәвенә, түбән урында үскән җиләк еш авырый.

Моңа кадәр бәрәңге, помидор үскән урында җиләк уңышы начар була. Аларның барысының да авыруы уртак, бу – фитофтора.

Кабачки белән кыяр үскән урында туфракта азот аз була, җиләккә бу да ярамас. Бакча җиләген кура җиләге янына утыртмагыз, аларның корткычлары бер төрле.

Балчыклы туфракта җиләк начар үсә. Аны көпшәк туфракка, ашлама кертеп утырту хәерле. Комлы грунт та ярамас, чөнки анда дым начар саклана, туклыклы матдәләр дә аз.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев