Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакча могҗизасы: роза чәчәге, кош? Юк, помидор!

Екатерина Ивановна әлеге фотоны Вконтактеда үз битенә куйган

Варкләд-Бодьядан Екатерина МИХАЙЛОВАның бакчасында менә шундый помидор үскән. 

Екатерина Ивановна әлеге фотоны Вконтактеда үз битенә куйган. Шунда ук комментарийлар яза башлаганнар. Кемдер аны роза чәчәгенә, кемдер кошка охшаткан. 

–    Мин үзем – иҗади кеше, – ди Екатерина Николаевна. – Һәм бу сыйфат бөтен нәрсәдә чагыла.Помидорларның төрле сортларын утыртырга яратам. Быел да сарылары, кызыллары, алсулары, зәңгәрләре, көрәннәре бар. Сортлары да төрле: “Хөрмә”, “Демидов”, “Морковный”...
Күптән түгел помидор җыйганда алар арасында гадәти булмаган формадагысын күреп бик тә гаҗәпләндем. Әлеге табигать могҗизасы әкияттәге чәчәккә охшаган. 

Ул – “Бычье сердце” сортлы помидор. Бик итләч. Аны утыртмый калганым юк. Помидордан, гадәттә, керәнле кабымлык ясыйм. Кишер яфраклары белән маринадлыйм да. Шулай ук “Пальчики оближешь” рецепты буенча да маринадларга яратам. 

Вак сортларны туңдыргычка алып куям. Кышын аларны щи һәм башка ризыклар пешергәндә кушам.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев