Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакчада кырмыскалардан ничек котылырга?

Химик чаралар кулланганда, составын карагыз – кайсыбер компонентлары артык токсик булырга, балаларга һәм йорт хайваннарына зыян китерергә мөмкин

Бакчада кырмыскалардан котылу өчен махсус чаралар, кайсыбер үләннәр, территорияне дөрес чистарту ярдәм итә. Бу турыда «АиФ» яза.

Химик чаралар кулланганда, составын карагыз – кайсыбер компонентлары артык токсик булырга, балаларга һәм йорт хайваннарына зыян китерергә мөмкин. Бөҗәкләр белән көрәштә бөтнек, мелисса, лимонлы су ярдәм итә.

«Кырмыскалар лимон исен күрә алмый, шуңа күрә, аларны участоктан куу өчен, суга лимон согы кушып, юлларына, алар яши торган урыннарга сибәргә кирәк. Бөтнек белән мелисса яфракларын уып, тәрәзә яки стена буйларына куеп чыгарга була», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук участокны чиста тоту да әһәмиятле. Азык-төлекне ачык килеш калдырмагыз, азык салынган контейнерларны ябыгыз, территориядә ризык калдыклары таратмагыз. Бакчада кырмыска оялары барлыкка килсә, аларны шунда ук юк итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев