Бакчага камкалар килсен өчен нишләргә?
Камка (божья коровка) бөҗәкләре бакчага файда китерә – алар зарарлы корткычлары ашый
Камка (божья коровка) бөҗәкләре бакчага файда китерә – алар зарарлы корткычлары ашый. Химик пестицидлар корткычларны бетерә, тик зыянлы, ә камкалар – куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Бакчага су чыганагы куегыз. Сулы тәлинкәләр, дымлы кәгазь тастымаллар куеп чыксаң, камкалар шуңа кызыгып, бакчага су эчәргә килә. Камкалар тәлинкәдә батмасын өчен, суга вак ташлар салырга кирәк.
Мәтрүшкә, тимьян кебек туфракка җәелеп үсә торган үсемлекләр булса, камкаларга кошлардан качарга урын була.
Камкалар өчен өй дә ясарга була – зур булмаган агач тартмага төрле яктан тишемнәр ясап, эченә шикәр комы куйсагыз – бөҗәкләр шуңа кызыгып килә. Камкалар өен бетләгән үсемлек янына урнаштырсаң, камка шуларны ашар.
Пестицидлар кулланмаска тырышыгыз, алар корткычларны гына түгел, камкаларны да үтерә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев