Бакчачы киңәшләре: «Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була»
Помидорларның теплицада үсүе бик әйбәт
Апрель аенда бакчалар кардан арчыла башлый, бакчачылар шатлана-шатлана чын хезмәткә керешә. Ул вакытта инде, гадәттә, тәрәзә төпләрендә ямь-яшел булып төрле үрентеләр үсеп утыра. Бакчачылар үсентеләрне бакчага чыгару һәм җиргә чәчәсе орлыкларны әзерләү турында уйлый башлый.
Буа районы Яңа Чәчкап авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Ирек Тимергалиев апрель аенда ниләр эшләве турында сөйләде.
«Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була, иртә өлгерә»
Минем үсентеләр әлегә теплицада, парникларга күчереп утыртмадым. Кич салкын булса, аларны өйгә кертәм яки теплицага кечкенә җылыткыч чыгарып куям. Помидорларның теплицада үсүе бик әйбәт. Помидор игътибар сорый торган культура булса да, телләрен өйрәнсәң, үстереп була.
Күп кеше помидорны март аенда ук чәчеп куя, әмма мин ул ысулны кулай күрмим. Помидорны апрель башында гына чәчәм. Мартта ук чәчелгән помидор бик тиз һәм артык үсеп китә. Помидорлары бик сәламәт булмый, нечкә һәм озын булып үсеп китәләр. Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була, иртә өлгерә. Аны бер генә тапкыр күчереп утыртасы була. Моннан тыш, апрель башында чәчкән помидор һәрвакыт үсештә була, алдан утырткан помидорны берничә тапкыр күчереп утыртырга кирәк, ул тиз генә үсеп китә алмый интегә.
Помидор өчен туфракны көздән үк әзерләп калдырам. Кыш буе салкында, пакетларда саклыйм. Хәзер эресен дип алып кереп куйдым. Шул юеш туфракны савытка салам да, орлыкларны тезеп чыгам. Кемдер аларны марганцовкалар белән эшкәртә, мин берни белән дә эшкәртмим. Орлыклар өстенә фитофторин сибәм. Ул агулы әйбер түгел, кеше өчен антибиотик кебек. Ул туфракта, помидор орлыгында булган авыруларны үтерә. Орлыклар өстенә бер сантиметр юеш туфрак салам да, пленка белән томалап куям. Ике-өч көннән тишелеп тә чыга. Алар инде чыкканда ук зәп-зәңгәр була. Үсентеләр аксыл булып тишелеп чыга икән, димәк, авыру бар. Фитофтора хәзер бөтен җиргә таралды, туфракта да була.
Помидорларны күчереп утыртканда һәрвакыт фитофторин кулланам, шуңа күрә помидорларым авыруларга бирешми. Мин аның төрле сортларын чәчәм, ә иң яратканым — «бычье сердце». Ул иртә өлгерә, ашарга да тәмле. Помидорның төрле төстәгеләре бар бит хәзер. Мәсәлән, сары һәм кызыл помидорны урамда якын утыртырга ярамый, чәчәк атканда алар аталана да, төсләре алмашынырга мөмкин.
Чыганак: Интертат, Гөлүзә Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев