Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакчачы почмагы: мул уңыш алыйм дисәгез

Суган, сарымсак эре булып үссен өчен, аларга сезонга ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк.

Моның өчен ун литр суга бер аш кашыгы тоз алына.

Кишер начар үссә дә тозлы су ярдәмгә киләчәк. Ун литр суга бер аш кашыгы тоз салып сибәргә кирәк.

Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен дә тозлы эремә булыша. Ул томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретәсез. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора.
 

Бәрәңге чәчәк атканчы су сибәргә ярамый. Аның көче ботакка китәчәк. Чәчәк атканнан соң су сибәргә була. Аның бүлбеләре тизрәк үсә.

 

Кәбестә күбәләгеннән котылу өчен нарат һәм чыршы энәләрен иттарткычтан чыгарып, кәбестәнең аскы яфракларына һәм төбенә сибәргә була.

Йомырка кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен йомырка кабыгы ватылмаган булырга тиеш. Аның эчен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерергә кирәк.

 

Кыяр чәчәк аткан вакытта түтәл уртасына тирәнрәк савытта тирес суы яки чиләктә әчетелгән чүп үләннәре суын куярга киңәш ителә. Алар углекис газы бүлеп чыгарып, кыярда ана чәчәкләр санын арттырырга булышалар. Бу вакытта кыярларга артык су сибәргә киңәш ителми, туфракның вакытлыча корыбрак китүе анда җимешләрнең күбрәк барлыкка килүенә булышлык итә.

Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре эре булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев