Бакчачыларга: помидор чәчәбез
Еш кына сатып алган орлыкларның күп өлеше «буш» була. Шуңа үсентесез калмас өчен, аларны башта тозлы суга салып карарга кирәк.
Моның өчен бүлмә температурасындагы 1 стакан суга 1 чәй калагы тоз салабыз һәм шуңа помидор орлыкларын салып болгатабаз. Стакан төбенә төшеп ятканнары утыртырга ярый дигәнне аңлата, өскә күтәрелгәннәрен исә алып ташларга киңәш ителә. Тозлы судан алгач, утыртасы орлыкларны суда чайкап алырга онытмагыз.
Орлыкларны «Байкал-Эм1» препараты (башка махсус препаратлар да ярый) кушылган су салып юешләтелгән тукымада 10-12 сәгать дәвамында тотканнан соң алдан әзерләп куелган тартмага туфракка чәчәбез. Тартманы якты һәм җылы урынга урнаштырабыз.
7-10 көннән соң беренче үсентеләр баш калкытыр. Алар 5-7 сантиметрга кадәр үскәч, помидор үсентеләрен яртылаш туфрак салынган стаканнарга күчереп утыртабыз.
Үсеш барышында үсентеләргә аз-азлап туфрак өсти барабыз, кирәк икән, ян-яктагы яфракларын өзеп ташлыйбыз. Атнасына бер тапкыр сыек органик ашлама белән тукландырабыз.
Сүз уңаеннан: помидор орлыгын 10 мартка кадәр чәчәргә киңәш итәләр.
(Интернет мәгълүматлары файдаланылды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев