Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакчачыларны бәйгедә катнашырга чакырабыз

Татарстан Дәүләт Советы күрсәтмәсе белән сентябрьнең беренче  шимбәсе Бакчачы көне итеп игълан ителде. Быел ул 7 сентябрьѓә туры килә. Шул уңайдан “Ак калфак”ның район бүлекчәсе “Әгерҗе хәбәрләре” белән берлектә уңган хуҗабикә-бакчачыларны бәйгегә чакыра.

 

Быел табигать шартлары әллә ни сөендермәсә дә, өе янында бакчасы булган һәр хуҗабикә иртә яздан караңгы көзгәчә җирдә казына. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үсми?! Әйдәгез, бакчабыздагы мул уңышны, табигать могҗизаларын башкаларга да күрсәтик. Моның өчен үз бакчагызда үскән гигант яшелчәләрне, төрле кызыклы формадагы кишер, бәрәңге, помидорларны фотога төшереп, редакциягә юллагыз. Үзегез турында мәгълүмат язарга да онытмагыз. Бакчачы көнендә әлеге бакча байлыкларыннан күргәзмә оештырачакбыз. Шуңа күрә бәйгегә төшереп җибәргән яшелчәләрне Бакчачы көненә кадәр сакларга кирәк. Әйдәгез, уңган бакчачылар, кем кемне уздырыр икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев