Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы?

Үсентене болай үстерү бик катлаулы

Бакчачылар әллә ниләр уйлап табарга хирыс. Үсентеләрне йомырка кабыгына да, чәй пакетларына да утырталар икән. «АиФ» сайты белешмәсе буенча, үсентене болай үстерү бик катлаулы.

Йомырка кабыгы ватыла, чәй пакетигы кырыйга ава. Аларны аслыкка — йомырка сала торган савытка яки конфет тартмаларына куярга туры килә. Бераздан үсентеләрнең үсеше туктала. Чөнки аларның тамырына урын җитми башлый. Өстәвенә, чәй пакетиклары бик тиз кибә дә әле. Үсенте дым, ашлама җитмәүдән интегә, аннары үлә.

Шуңа күрә үсенте үстерү өчен дөрес савыт сайларга кирәк. Стакан, каймак, йогырт, салат савытларын куллану хәерле. Орлык утыртыр алдыннан, аларны әйбәтләп юарга онытмагыз, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев