Бәрәңге үскән җиргә кышка нәрсә утыртып калдырырга?
Җирне йомшартырга кирәк
Кышка сидератлар утыртып калдырылган җир язын фосфор-калийлы, азотлы ашламага бай була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган, дип хәбәр итә Интертат.
Бәрәңге үскән җиргә кузаклы культуралар яки уҗым ашлыгы чәчеп калдырырга була.
3-4 төрле сидераттан торган катнашма утыртырга да ярый. Монда бөртеклеләр дә, кузаклылар да – арыш, вика, рапс, борчак, горчица булса яхшы.
Сидератларны көзге кыраулар төшә башлаганчы, 40-45 тәүлек алдан утырталар. Иң яхшысы – сентябрьнең беренче яртысы.
Орлыкларны туфракка күмгәнче, җирне йомшартырга кирәк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев