Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Бәрәңгене апрельдә утырткан, августта ала

Җәй буе тырышып эшләгәннең нәтиҗәсе сөендерә

Кадыбаш авылында яшәүче Эльмира РӘСУЛЕВА август башында ук бәрәңге уңышын ала башлаган. Чөнки ул икенче икмәкне апрель ахырында ук утырткан булган.

Быел апрель аенда көннәр җылы торганлыктан, иртәрәк булуга карамастан күпләр бакча эшләрен төгәлләп куярга ашыктылар. Эльмира ханым да, бәрәңгене авылда иң беренче булып, 29 апрельдә утырткан.

– Бу вакытта әле беркем дә бәрәңге утырту турында уйламый иде. Һава торышы уңай торгач минем эшне тиз башкарасы килде. Шуңа күрә утыртырга уйладым, – ди ул.

Шунысы шаккатырган, күп елларны тигезле-тигезсез булып үскән бәрәңге Рәсулевлар бакчасында быел тип-тигез булып чыккан. Эльмира ханым җәй буе бакчадан кермәгән. Ике тапкыр колорадо коңгызына каршы агулаган. Бәрәңгене кул белән өйгән. Явым-төшемгә бай елда чүп үләннәрен дә берничә тапкыр утарга туры килгән.

–    Җәй буе тырышып эшләгәннең нәтиҗәсе сөендерә, – дип шөкер итә ул. 

Белгечләр бәрәңге үсеше өчен 90 көн кирәк, диләр. Эльмира ханым да нәкъ шул көн тулар алдыннан бәрәңге сабакларын урак белән урып чыккан. Берничә көн ял иттергәч казу эшенә керешкән. 

–    Фәймә әнкәй белән бәрәңге уңышына сокланып та, шаккатып та эшлибез. Узган ялларда Казанда яшәүче улыбыз Фәрһад тә гаиләсе белән кайтып булыштылар, – ди Эльмира ханым.

Бакчага утырткан дүрт сортның да уңышы сөендерерлек. 20дән артык бәрәңге чыккан төпләр дә күп. Ә кайберләрендә бәрәңгеләрнең авырлыгы 300-500 граммга да җиткән. Алары 5-6шар данә, ди.  

Бәрәңге ишелеп уңган мондый елны күргән юк иде, диләр хуҗалар. Дөрес, явымсыз елларда да бәрәңгесез калмаганнар. Күләме генә аз булган. 

–    Хәзер теләк бер генә, – ди Эльмира ханым. – Бәрәңге чери күрмәсен һәм үзебезгә язган ризык булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев