Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Борыч үрентесен ныгыта торган гади эремә рецепты

Нибары 3 ингредиенттан торган эремә ясарга кирәк

Борыч үрентесен (рассада) ныгыту һәм яхшырак үстерү өчен гади, әмма нәтиҗәле ысул бар. Моның өчен нибары 3 ингредиенттан торган эремә ясарга кирәк. Бу хакта PRO Город порталы яза.

Беренчесе – шикәр, ул үсемлек өчен энергия чыганагы, аның үсешенә һәм фотосинтез процессын яхшыртуга йогынты ясый.

Икенче компонент – триходермин, антагонист-гөмбә, туфракны гумуска баета һәм структурасын яхшырта.

Өченче ингредиент – гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) – үсемлекнең тамыр системасы үсешен яхшырта.

Ашлама әзерләү өчен 1 литр суга ярты чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы триходермин һәм ярты таблетка гәрәбә кислотасы салып болгатырга кирәк. Бу эремәне һәр үсенте төбенә берәр чәй кашыгы сибеп чыгарга. Бу ысул үрентеләрне 3 көн эчендә ныгыта.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев