Бәрәңге бакчасына көнбагыш утыртырга ярыймы?
Көнбагыш тамырлары туфракка кислота бүлеп чыгара
Гадәттә, бәрәңге бакчасында буразналар арасына көнбагыш та утырталар. Тик моның начар ягы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Көнбагышны бәрәңгедән ераграк утырту хәерле. Моның өч сәбәбе бар.
Бәрәңге бакчасын көнбагыш белән әйләндереп алсаң, бәрәңге күләгәдә кала, яктылык җитми. Күләгәдә үскән бәрәңге вак була.
Көнбагыш тамырлары туфракка кислота бүлеп чыгара, бәрәңгенең туклыклы матдәләрне үзләштерүенә комачаулый.
Көнбагыш туфрактагы туклыклы матдәләрне үзе генә йотып бетерә. Бәрәңге дым һәм ашлама өчен көнбагыш белән көрәшергә тиеш була, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев