Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Чиләкләп уңыш җыяр өчен кыярга нәрсә сибәргә?

Иң яхшысы: кыярларны чәчәк атканда органик ашламалар белән тукландыра башлау әйбәт

Кыярлар чәчәк атканда һәм уңыш биргәндә аларга ашлама сибеп торырга кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар, уңышны арттырыр өчен, вакыт белән сыналган ашламалар киңәш итә, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Иң яхшысы: кыярларны чәчәк атканда органик ашламалар белән тукландыра башлау әйбәт. Моның өчен сыер тизәге менә дигән ашлама булачак.

Ярты литр сыер тизәген 10 литр суда эретәләр. Һәр төпкә 1 литр эремә сибәргә кирәк.

Кыяр барлыкка килә башлагач, көл белән ашларга була. Мондый эремә ясау өчен чиләкнең дүрттән бер өлешенә көл һәм өстенә су салырга кирәк. 3 көн караңгы урында тотарга. Һәр төпнең тамырына 1 литр шушы эремәне сибәргә. 2 атнадан тагын кабатларга була.

Кыярны уңыш бирә башлагач ашлау да мөһим. 1 литр сыер тизәге һәм аш кашыгы ярым калий сульфатын 10 литр суда эретергә һәм һәр төпкә 1 литр сибәргә. Үсемлек эремәсе ясау өчен, кычыткан һәм әремне турарга да, суга салып, 2 көн тотарга. Соңыннан бу төнәтмәне сөзәргә һәм кыярларга сибәргә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев