Дәлияне кайчан казырга
Дәлияне (георгин) алырга вакыт җитте
Дәлияне (георгин) алырга вакыт җитте.
Аны төбеннән 10-15 сантиметр калдырып кисәбез. Ике-өч көннән казып алабыз. Аяз көнне алу яхшырак. Иртән казып, көне буе урамда киптерергә мөмкин. Вак тамырларыннан, иске бәрәңгеләреннән арындырабыз. Бәрәңгеләрендә таплар булса, ярты сәгать алсу төстәге марганцовкалы суда тотарга кирәк. Аннан киптерәбез. Зур кара таплар булса, кисеп алабыз һәм ярасына зеленка сөртәбез.
Кышка пычкы чүбе йә комга күмеп сакларга кирәк. Әмма сабагын күмәргә ярамый. Саклый торган урында 2-6 градус җылылык булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев