Девятерняда яшәүче уңган бакчачы чиләк-чиләк бакча җиләге җыя
Гөлүсә Гатауллина быел бакчада җиләк-җимеш ишелеп уңа, ди.
Бу көннәрдә уңган бакчачы виктория җиләге җыю белән мәшгуль. Үзебездән артканын бик күп саттык та, ди. Әле ул басу-кыларга каен җиләге җыярга йөрергә дә өлгерә.
- Бик тиздән чия, кара, кызыл, ак карлыганнар, кура җиләк, крыжовниклар да өлгерер. Аннан чират слива, алма, грушаларга җитәр. Яшелчәләр дә мул уңыш бирергә охшап тора, – ди мәгариф ветераны Гөлүсә апа Гатауллина.
- Барысын да җыярга һәм кышка кайнатмалар, компотлар, салатлар ясарга өлгерергә генә кирәк, – дип тә өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев