Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Гөбләгә каршы көрәш

Кул астындагы әйберләр белән көрәшик

Быел бакчачылардан алмагач-карлыганнарны гөблә (үлән бете, тля) басты дигән моң-зарны еш ишетергә туры килә. 
Әйдәгез, гөбләгә каршы кул астындагы әйберләр белән көрәшик.

1.    Аракыны пульверизаторга салып, агач-куакларга сибәбез.
2.    Кока-коланы шулай ук пульверизаторга салып сибәбез.
3.    200 грамм әче сабынны 10 литр суда эретеп тә көрәшергә була.
4.    1 аш кашыгы нашатырьны 10 л суга салып та кулланырга мөмкин. 
5.    1 аш кашыгы кальцийландырылган соданы 1 л суда эретәбез, 40 грамм әче сабын кушабыз.
6.    200-300 грамм көлгә 5 литр кайнар су коябыз да, суынгач сөзеп 20 грамм әче сабын өстибез.
7.    Керән яфракларын һәм тамырын ваклыбыз, шулар белән чиләкнең яртысын тутырабыз. Соңыннан су салып 2-3 сәгать тотабыз.
8.    3-4 кило чи канлы үләнне (яки 1 кг кипкәнне) 10 литр суга салабыз һәм 1-2 көн тотабыз. Сөзеп, әче сабын кушабыз.
9.    100-200 грамм кычытканны 1 литр суда бер тәүлек тотабыз.
10.   200 грамм гәрчич порошогын 1 чиләк суда эретәбез.

Гөбләгә каршы катнашмаларга әче сабынны яфракларга сыланып калсын һәм озак юылып бетмәсен өчен кушалар. Тизрәк эресен дисәгез, эре угычтан уыгыз.
Гөблә бигрәк тә балан, карлыган, алмагач һәм грушаны ярата. Чәчәкләрдән, ешрак, космея, настурция, мәк, мальва, бәрәңгеле бегонияләргә утыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев