Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Язын кура җиләгенә нәрсә сибәргә?

Кура җиләгенә ашлама итеп компост, черемә, гумус кулланып була

Язын дөрес итеп ашлама сипсәң, кура җиләге шәп уңыш бирәчәк. Кура җиләге актив үсә башлаганчы ук аңа туклыклы матдәләр кертегез. Бу турыда «Киңәшләр» сайтында язылган.

Кура җиләгенә ашлама итеп компост, черемә, гумус кулланып була. Алар туфракны файдалы матдәләр, микроорганизмнар белән баета.

Ләкин шуны истә тотыгыз, ашламаны туфракка тигез итеп җәеп салырга кирәк. 

Икенче адым итеп, язын кура җиләгенә күп итеп су сибәргә кирәк. Су җылы һәм чиста булырга тиеш. Туфракның дымлылыгын тикшереп торып, даими рәвештә су сибеп торыгыз.

Кура җиләген дөрес итеп кисү әһәмиятле. Язын коры һәм зарар күргән ботакларны һәм бөреләрне алып ташлагыз, куакны 1\3 биеклегендә кыскартыгыз. Бу уңышны арттыра, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев