Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Иң яхшы бәрәңге нинди төстә?

Иң яхшы бәрәңге сары төсле була, ди биолог

Биолог Алексей Поляков агулы бәрәңгенең билгеләрен әйтте. Бу турыда «АиФ» яза.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, бәрәңгенең исен иснәп карагыз. «Бәрәңге» исеннән башка химикатлар яки черек исе булса, бу бәрәңгене ашарга ярамый – аны үстергәндә пестицидлар кулланганнар.

Сатып алганда игътибарлы булыгыз – бәрәңге бүлбеләрендә яшел урыннар булмаска тиеш. Яшел бәрәңгедә соланин дигән токсин бар. Мондый бәрәңге кешегә зыянлы.

Иң яхшы бәрәңге сары төсле була, ди биолог.

Поляков кискәткәнчә, бәрәңгене полиэтилен капчыкта сакларга ярамый. Капкачлы савыт алыгыз, аны яхшылап киптереп, бәрәңгене шунда салып саклагыз.

«Фитопатогеннары булмаган бүлбеләр өйдә 1 ай чамасы саклана. Ләкин аны полиэтилен пакетта сакларга ярамый. Пленка тигән урында бүлбеләрдә авыру барлыкка килергә мөмкин», – ди белгеч.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев