Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Юылган бәрәңге яхшырак сакланамы?

Нинди минуслары бар?

Бакчачыларның кайсыберләре бәрәңгене базга юып сала. Күпләре түгел, әлбәттә, ләкин бик активлары, виртуаль киңлектәге киңәшләрне чын-чынлап үти торганнары. Бу турыда «АиФ» яза, дип белдерде Интертат.

Әлеге мәсьәләгә агроном Денис Терентьев ачыклык керткән.

«Әйдәгез, бәрәңгене юып базга салуның реаль плюсларын карыйк. Алар ике: беренчедән, чиста бүлбенең бөтен деффектлары күренә, сакларга ярыймы-юкмы икәне шунда ук ачыклана. Икенчедән, чиста бүлбе саклый торган урында чисталык булдыра – бу да начар түгел.

Ә хәзер минусларын карыйк. Беренчесе – бәрәңгене юу процессы саклауга салу вакытын шактый озынайта. Икенчесе – тәҗрибәсез бакчачы бүлбеләрне киптереп бетермәскә мөмкин, бу исә черүгә китерә.

Формаль яктан карасаң, хисап тигез. Ләкин иминлекне сайларга кирәк. Чынлыкта бәрәңгене саклаганда чисталык түгел, бүлбеләрнең тиешенчә кипкән булуы мөһим. Дөрес итеп киптерелгән бәрәңге, чиста булса да, пычрак булса да, яхшы саклана. Шуңа күрә юу этабын төшереп калдыру хәерле. Ышанычлырак булыр», – ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев