Кабачкины язга кадәр ничек сакларга?
Беренче кагыйдә — кабачки өлгереп бетсен
Кабачкины язга кадәр саклап була. Моның өчен берничә кагыйдә киңәшләр сайтында чыкты.
Беренче кагыйдә — кабачки өлгереп бетсен. Яшь кабачкиларны шунда ук ашарга яки кышка төрле салатлар ясап куярга була. Ә берничә кило авырлыктагы зур кабачкиларны озак вакытка сакларга куярга мөмкин.
Икенче кагыйдә — ботагын дөрес итеп кисегез. Койрыгы зуррак калсын. Төбеннән үк кисеп ташласагыз, аны саклап булмый. Койрыгын кискәч, кабачкины ике атна чамасы бүлмә температурасында өйдә тотып торыгыз, киселгән урыны кипсен. Кабачки чери башласа, аны башкача кулланыгыз, саклап булмый инде.
Ике атна узгач, киселгән урын кипкәч, кабачкины подвалга төшереп куярга яки бүлмәдә үк калдырырга була.
Кабачкины вертикаль бастырып сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев