Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?
Берничә билгегә карап ачыкларга була
Кабак өлгергәнме икәнен берничә билгегә карап ачыкларга була. Бу турыда «Челнинские известия»гә сылтама белән Интертат яза.
Кабыгы ачык һәм куе төстә булса, кабак өлгергән дигән сүз. Аның яфраклары саргая, кибә башлый яки бөтенләй кибеп бетә. Койрыгы да коры һәм каты була, аксыл төскә керә.
Кабыкның катылыгы да өлгерү турында сөйли, аңа баскалап карасаң, батынкы урыннар ясалмый.
Суккалап карасаң, өлгергән кабак яңгырап тора.
Мускат кабагы өлгергәч, кабыгы көрән төскә керә, ачык таплары була.
Алтын төсле сортларның кабыгында ачык-сары полосалар барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев