Нарат авылыннан Гөлнара Гәрәева: Кавынның “Колхозница”, “Золотистая”, “Торпедо” сортларын утыртырга әзерләп куйдым
Кавын-карбыз утыртыр чак
Күп кенә райондашларыбыз көньяк җимешләреннән саналучы карбыз-кавын үстерүгә өстенлек бирәләр. Апрель ае – аларны утыртыр өчен кулай вакыт, диләр бакчачылар.
Нарат авылыннан Гөлнара ГӘРӘЕВА берничә ел инде әлеге җимешләрен үстерә.
– Мин белгечләр киңәшенә колак салам. Әгәр теплицага күчерәсез икән, карбыз-кавынны апрель башында, ә ачык һавада үстерү өчен айның өченче ункөнлегендә утыртырга кирәк. Быел карбызның “Колхозница”, “Сахарный малыш”, кавынның “Колхозница”, “Золотистая”, “Торпедо” сортларын утыртырга әзерләп куйдым. Алар – безнең як климатына туры килә торган сортлар.
Утыртыр алдыннан орлыкларны суга салып тотам. Төпкә төшкәннәрен утыртам, өстә калганнары – буш орлык. Аннан бер тәүлеккә юеш марляга төреп куям. Аннан 0,5 литрлы пластик стаканнарга балчык тутырып һәр орлыкны аерым-аерым утыртам. Шытып чыкканчы савытның өстен пленка белән каплыйм. Балчык дымлы булып тора.
Июнь урталарында җиргә күчерәм. Башта тирес түшим, көл сибәм, аннан балчык салам, су бөрким. Күчергәндә үсентеләрнең тамырларын кузгалтырга тырышмыйм. Кояшта янмасын өчен әрекмән белән өсләрен каплап куям. Яфракларын өзгәнем юк. Кавынның да, карбызның да уңышы күп була.
Искәрмә итеп шуны да әйтим, кавын суны яратмый. Шуңа аңа суны еш сибү киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев