Кәбестә уңышын кайчан җыйсаң, озаграк саклана?
Кәбестәне идән астында яки базда саклау хәерле
Кәбестә уңышын җыйганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Шул очракта кәбестәне берничә ай сакларга була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кәбестәне җыю вакыты сортына бәйле. Уртача өлгерә торган кәбестәне сентябрьнең икенче яртысында җыялар. Соңгы, кышкы сортны октябрь уртасына кадәр алып бетерергә кирәк. Бу вакытта температура плюс билгесе белән дүрттән сигезгә кадәр градус булырга тиеш.
Кәбестәне яңгырлы көнне алырга ярамый.
Өлгергән кәбестәгә басып караганда ул шытырдап торырга, зәңгәрсу төсле булырга тиеш. Өлгергән кәбестә күчәне шома һәм ялтырап тора.
Кәбестәне түтәлдән дөрес итеп алырга кирәк. Бөтенлеге бозылмган кәбестә генә озак саклана. Кәбестә күчәнен үткен балта яки пычак белән кисеп алалар. Аның төбе кимендә биш сантиметр калырга тиеш. Кәбестәнең өске өч каплавыч катламын калдырыгыз, алар күчәнне черүдән саклый.
Кәбестәне идән астында яки базда саклау хәерле. Аны саклауга куяр алдыннан җылымса су белән юып җибәрегез, аннары киптереп, гади кәгазь белән төрегез. Аннары кәбестәләрне парлап бәйләп, элеп куегыз
Кәбестә күп булмаса, аны азык-төлек пленкасы белән урап, суыткычта саклап була, ләкин бу вакытта ул озак сакланмый, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев