Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Кәбестәне кара борча басса, нишләргә

Аларга каршы көрәшүнең гади генә ысулы бар.

Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде.

Моның өчен химия кулланмыйча, элек-электән килгән гадәти ысул белән кәбестәне коткарып калып була. Бу чараны кул астында булган әйберләрдән ясыйлар. Моныж өчен кер сабыны (хәзер кибеттә сыек кер сабыны да сатыла) һәм көл кирәк булыр. 5 литр суга 250 грамм көл һәм бер аш кашыгы кер сабыны кушабыз. Яхшылап болгатып, бер тәүлек тотабыз һәм иртән кәбестәләргә сибеп чыгабыз. Кайбер бакчачылар кер сабыны урынына дегет кушып ясалган сыекчаны куллана. Бу очракта аны 5 литр суга 1 чәй калагы гына кушалар.

Кәбестә яфракларына утын яки тәмәке көле сибеп чыгу да кара борчаларга каршы көрәшергә ярдәм итә.

“Хезмәт даны“ газетасыннан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев