Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Кичкетаң мәктәбе укучылары яшел суган үстерәләр

Алар суганны пластик шешәләргә утырталар.

Кыш көне тәрәзә төбендә кемнең генә суган кыягы үстереп караганы юк икән?

Ә күпләр аны йомыркадан бушаган картон савытка утыртып булганлыгын белмиләрдер әле. Моның өчен таба, картон савыт, җылы су һәм суган кирәк. Таба урынына пластик тартма да ярый. Табага су салып, аңа картон савытны утыртабыз. Суганнарны 10 минут 40 градус җылылыктагы суда тотабыз һәм савытның һәр ячейкасына берәрне урнаштырабыз. Искәрмә: ячейкаларның төбен тишәргә онытмагыз. Табага суны көн саен өстәп торабыз. Бик тиздән суганның яшел үсентеләре дә күренә башлаячак.

Ә менә Кичкетаң мәктәбе укучылары суганны пластик шешәгә утырталар икән.

  • Бу ысул белән суган утыртуны авылдашыбыз Айсылу апа Ризвановадан күреп кайткан идек. Укучылар белән тәҗрибә ясап карадык. Нәтиҗәсе сөендерде, – ди укытучы Фәридә Ибраһимова.

1,5 литрлы шешә алабыз. Аның авызын кисәбез. Чит-читләреннән шешәне 5-6 урыннан тишәбез. Төбенә бераз балчык салып, тишек турына башын туры китереп суганны төртәбез, су салабыз. Әнә шулай, балчык өсти-өсти суганны шахмат тәртибендә утыртып чыгабыз. Иң өскә дә бер суган төртәбез. Су салабыз. Берничә көннән шешәнең тишкән урыннарыннан яшел кыяклар күренә башлаячак.

Өстән сипкән су шешәнең төбенә төшеп җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә шприц ярдәмендә тишекләрдән су салып торабыз.

  • Без быел тагын бер тәҗрибә уздырып карарга уйлыйбыз. Шушы тәртиптә суганнарны 5 литрлы шешәгә утыртачакбыз. Әмма шуны истә тоту мөһим: бу очракта шешәнең төбен тишәргә һәм табага утыртырга кирәк. Аңа һәрдаим су өстәп торачакбыз, – ди Фәридә ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев