Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Көз көне кайсы чәчәкләрне күчереп утыртырга?

Бу, беренче чиратта, лилияләр, себеркесыман флокслар, пионнар

Күпьеллык чәчәкләрнең күбесе бер урында берничә ел үсеп утыра. Аларның кайсыберләрен көз көне аерып күчереп утырту вакыты та җитә. Бу турыда ландшафт дизайнеры Ольга Воронова «АиФ» газетасына сөйләгән.

Чәчәкләрне аерырга вакыт җитүнең төп билгесе – чәчәк ату вакыты. Көз – җәйнең беренче яртысында чәчәк ата торган үсемлекләрне күчереп утырта торган чор.

Бу, беренче чиратта, лилияләр, себеркесыман флокслар, пионнар. Шулай ук люпин, дельфиниум, рудбекия, гейхера, бруннера, астильба – көзен аерып күчереп утырта торган чәчәкләр.

Аларны бүлеп утырту технологиясе барысының да бертөрле диярлек. Башта яңа урын әзерләргә кирәк. Аннары күчереп утырта торган чәчәкнең икедән өч өлешен кисеп ташларга. Җайлап кына казып алырга. Яхшылап кайралган, дезинфекцияләнгән пычак белән бүлергә.

Бүленгән чәчәкләрне яңа урынга утыртканда, авыру һәм җимерелгән тамырларны алып ташларга кирәк. Яхшыларын тигезләп җәеп салыгыз.

Күчереп утырткач, беренче атнада көн саен су сибегез. Аннары һәр чәчәк төренә туры килгән нормага кадәр су сибүне киметегез.

Күчереп утыртуны берничә көнгә кичектереп торырга туры килсә, бүленгән тамырларны салкынча караңгы урында саклагыз, өстенә көл сибеп калдырыгыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев