Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Күпкатлы йорт тирәсен чәчәкләргә күмә

Әгерҗедә Октябрьская урамы, 2нче йортта яшәүче 77 яшьлек пенсионер Роза апа Юнысова үзе яши торган йорт тирәсен чәчәкләргә күмгән.

Исеме дә чәчәктән алынган бу ханым гомере буе гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Башкортостаннан Әгерҗегә килеп тимер юлга эшкә урнашкан Роза апа баракта яшәгәндә дә бар күңелен биреп бакча үстерә һәм анда, әлбәттә, иң күп урынны чәчәкләр алып тора.

  • Минем бакчамда күзлек киеп эзләсәң дә бер чүп таба алмаслык иде. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә дә бик нык яраттым. Оҗмах бакчасына тиң иде шул андагы матурлык, – ди ул.
  1. а “Тузган торак“ программасы буенча Октябрьская урамында төзелгән яңа йорттан фатир биргәч тә Роза апа яраткан бакчасын ташлап китәргә теләми.
  • Иң соңгы кеше булып, баракларны сүтә башлагач кына фатирга күчтем, – ди ул.

Шул ук елны яз җитүгә иң беренче эш итеп подъезд алдына куаклар, матур чәчәкләр утырта. Суын сибә, чүбен утый... Ә ике ел элек йорт артындагы үзенең тәрәзәләре каршындагы мәйданчыкны казып шунда 50(!) төрле чәчәк утырткан ул. Хәзерге вакытта алар шау чәчәктә утыра.

  • Баракта торган вакытлар һаман онытылмый. Бик еш кына элек торган урыннарга барып кайтам. Әле менә бүген дә шул тирәдән бик матур ромашкалар казып алдым, – дип чәчәкләрне утыртып куйды ул.

Кулы җиңел Роза апаның. Әнә, кызыл балчыкта утырсалар да, һәрберсе купшы аллы-гөлле чәчәкләренең.

  • Шушы гөлләргә күпме акча киткәндер инде. Күңелем түзми бит, кайда матур чәчәк күрәм, аласы килә, – ди Роза апа.

Узган ел утырткан миләшләренең дә үсеп китүенә сөенә. Әнә, өйдә тәрәзә төбендә шау чәчәктә утыручы гөлләре дә аларга сәлам бирә төсле.

Әмма чәчәкләр үстерергә яратучы бу ханымның үпкәсе дә бар: кайбер мәрхәмәтсез кешеләр чәчәкләрне сындыралар, төбе белән йолкып алып китәләр икән. Чүп ташлаучылар да бар.

  • Аларга күңелем әрни. Ялгыз пенсионер карчыкның күпме тырышып куйган хезмәтен юк итәргә тырышалар, – ди Роза апа.

Чынлап та, шәһәребездә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында мондый матурлык тудыручылар бармак белән генә санарлык. Аларның хезмәтен, куйган тырышлыкларын хөрмәт итәргә өйрәнсәк иде.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев