Кыяр яфраклары саргайса нәрсә сибәргә?
Кыярларны халык чаралары белән дә, химик матдәләр белән дә эшкәртергә була
Кыяр яфракларын саргаюдан саклый торган ашлама рецептларын «Челнинские известия» газетасы тәкъдим итә.
Кыярларны халык чаралары белән дә, химик матдәләр белән дә эшкәртергә була.
Химик эшкәртү өчен 15 грамм аммиак селитрасы, калий сульфаты, суперфосфатны 15 литр җылы суда эретергә кирәк. Шушы эремәне кыярларның төбенә сибәргә. Бу сыеклыкны кыяр яфракларын тидерергә ярамый, юкса алар пешәчәк.
Шулай ук мочевина да кыярларга уңай тәэсир итә. 60 грамм мочевина грануласын 10 литр суд эретергә һәм эремәне кич кыяр яфракларына сиптерергә кирәк.
Халык чаралары да файдалы. 2 килограмм коровякны (сыер тиресен) 6 литр суда эретеп, 5 көн төнәтәләр, аннан сөзәләр. Сибәр алдыннан эремәгә 10 литр су салып болгаталар. Коровяк калийга баета.
Бриллиант яшеле («зеленка») бакыр кытлыгын тулыландыра. 10 литр суга 15 тамчы «зеленка» тамызырга, шушы эремәне аена 2 тапкыр кичләрен кыярларга сиптерергә кирәк. Агач көле микроэлементларга баета. 5 аш кашыгы көлне 5 литр кайнап торган суга салырга, 3 тәүлектән соң кыярның тамырларына сибәргә. 10 көн саен кабатларга.
Туфракта микроэлементлар күбрәк булсын өчен һәм корткычлардан котылу өчен йод кирәк. 10 литр суга 40 тамчы йод тамызырга һәм айга 1 тапкыр кыярларга сибәргә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев