Өшегән бәрәңгене нишләтеп була?
2 атна корыда сакларга кирәк
Агроном Василий Яковлев сүзләренчә, өшегән бәрәңгене кулланып була, бу өшү дәрәҗәсенә генә бәйле. Бу турыда «АиФ» яза, дип белдерде Интертат.
Орлыклык бәрәңге көзен өшесә, ул утыртырга яраксыз була. Ләкин бүлбенең күпме өлеше өшүгә карап, аны ашарга дип тә кулланырга була. Өшегән бәрәңгене кискәч, черү билгеләре булмаса, аны ризык итеп пешерергә ярый. Тәме үзгәрер, ул баллы булыр, ләкин моны үзгзртеп була, ди белгеч.
Беренчедән, җиңелчә генә өшегән бәрәңгене 2 атнага коры җылы урынга (бүлмә температурасында) сакларга кирәк. Иң мөһиме, урын караңгы булсын. 10-14 көннән бәрәңгенең баллы тәме бетә.
Икенчедән, бәрәңге нык өшесә, аның баллылыгын тәмләткечләр белән яшереп була. Моның өчен суган, помидор, томат пастасы, каймак, әчегән кәбестә, тозлы кыяр суы кулланып була.
Орлыклык бәрәңге язын өшесә, аны ташларга ашыкмагыз. Бүлбене җылыга куеп торыгыз. Берничә көннән бәрәңге үрә башласа, аны утыртырга ярый, дигән сүз. Үрмәсә, чыгарып ташлыйсы гына кала, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев