Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Помидор үсентеләрен ничек тукландырырга

Әгерҗе районында яшәүче бакчачы Вәсимә апа киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Помидорны тәрәзә төбендә утырганда ук тукландыра башларга мөмкин. Бер чиләк суга бер литр эремчек суы һәм өч тамчы йод тамызып сибәбез. Бу – фитофторага каршы менә дигән ысул. Ә туфракка күчергәч бу катнашма белән 15 көн саен тукландырып торырга киңәш итәм. 20 көнгә бер тапкыр әчеткән тирес суы сибәргә кирәклеген дә истән чыгармагыз.

Әгәр помидор теплицада үсә икән, эремчек суын август, сентябрьдә дә сибү мөһим. Көз көне помидор чиргә бигрәк тә тиз бирешә, – ди Вәсимә апа.

Помидорлана башлагач төбен өяргә онытмагыз. Суны ике-өч көнгә бер сибегез. Бу яшелчәдән мул уңыш алуның тагын бер ысулы – ботакларын гел сындырып тору. Көз якынлашканда аларны ботап тору аеруча мөһим. Бу помидорның көче ботакларга китмәсен өчен эшләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев