Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Помидор үсентесен ашламасыз ничек үстерергә?

Ашлама белән үскән яшелчә кибеттә дә бар

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче Лилия Мортазина «Телеграм» каналында помидор үсентесен тәрбияләү турында киңәшләрен бирә. Бу хакта Интертат яза.

«Помидор үсентеләре ник хәлсез, нечкә булып үсә?» – дип сораганнар блогердан. 

«Фотолар җибәрүләрен сорадым. Контейнерга аз гына, ярты савыт кына туфрак салганнар, һәм 16-20 төп помидор үсентесе утыра. Менә кечкенә стаканда утырган помидорны карагыз һәм 5 литрлы савытка утыртылганын карагыз. Икесе дә бер үк көнне утыртылган. Кечкенә савыттагысына туклану җитми, кечкенә булып утыра, ә зур савыттагысы «пасынок» җибәргән. Ул ян ботаклар үсентенең көчле булуы турында сөйли. 

Нинди ашлама? Туфрак салырга кирәк. Беркайчан да ашлама, стимуляторлар салмыйм да, сипмим дә. Ашлама белән үскән яшелчә кибеттә дә бар. Үземнеке, файдалы, тәмле, зарарсыз булсын дип тырышабыз бит инде. 100 грамм туфрак салып, ничек әйбәт үсенте үстереп булсын инде», – дип киңәшләрен биргән авыл тормышын яктыртучы, бакча эшләре турында киңәшләр бирүче блогер Лилия ханым.

Лилия ханым помидор үсентеләрен бакчага яки теплицага күчергәч тә, тукландыру өчен, кычыткан төбендәге туфракны өстәп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев