Проволочниктан котылу өчен бәрәңге утыртканда нишләргә?
Бәрәңге өчен чокырны биш сантиметрга тирәнрәк итеп казыгыз
Каты корт – проволочник күп кенә бакчачылар өчен бәлагә әверелгән. Моннан котылу ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.
Кайчакта каты корт колорадо коңгызыннан да күбрәк зыян сала. Аны бетерү дә шактый кыен.
Бәрәңгене утырткач кына туфракны кортка каршы эшкәртү файдасыз диярлек. Бәрәңге утыртканда һәр чокырга берничә төрле матдә салырга була.
Суперфосфат ашлама буларак билгеле. Ул каты кортка каршы да көрәшә. Бәрәңге өчен чокырны биш сантиметрга тирәнрәк итеп казыгыз, шуңа суперфосфат салыгыз, өстенә туфрак сибегез һәм бәрәңгене утыртыгыз.
Бәрәңге чокырына суган кабыгы салып барырга да була. Бу да каты кортка каршы чара булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев