Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Рассадага утырткан орлыклар ничә көндә тишелеп чыга?

Файдалы киңәшләр

Рассадага дип утырткан орлыклар берничә көндә тишелеп чыга. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Баклажан 8-10 көндә,

баллы борыч 8-15 көндә,

иртә өлгерә торган кәбестә 3-5 көндә,

соң өлгерә торган кәбестә 3-5 көндә,

кольраби, брюссель кәбестәсе 3-5 көндә,

иртә өлгерә торган помидор 3-5 көндә,

уртача һәм соң өлгерә торган помидор 4-6 көндә,

кыяр 4-6 көндә тишелеп чыга.

Үсентеләр беренче көннән үк авырый башламасын өчен, аларга саф һава килүне тәэмин итегез. Савыт өстендәге пакетны ачып, кимендә 15 минут суларга бирегез.

Шудай ук үсентеләрне артык чылатмагыз, якты һәм җылы урында тотыгыз. Аннары вакытында аерып утыртырга онытмагыз, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев