Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Райондашларыбыз бәрәңгене кайчан һәм ничек утырта

Туфрак җылынгач утыртсаң яхшырак

Гадәттә, май бәйрәмнәрен халык бакчада эшләп уздыра. Башка елларда 9 май ялларында күпләр бәрәңге дә утырта иде. Һава торышы белән бәйле рәвештә
әлеге мәшәкать быел бераз соңарды.

Бу уңайдан белгечләр нинди фикердә? Бәрәңге утыртуда райондашларыбыз нинди ысуллар куллана? Газета укучыларыбызга шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Рамил РӘХМӘТУЛЛИН, “Россельхозүзәк”нең Әгерҗер айонындагы бүлекчәсе җитәкчесе:

– “Соңга калына” дип, күпләр бәрәңгене узган ялларда утыртып та куйдылар инде. Икенче икмәкне утырту өчен 8­10 сантиметр тирәнлектә туфракның
җылылыгы 10 градус булганда яхшы. Тәҗрибә шуны күрсәтә: туфрак җылынгач кына утыртылган бәрәңге үсеше ягыннан салкыннарда утыртылганын куып җитә. Быел туфракта дым күп, шуңа күрә корыга кала дип куркырга кирәкми. Дым җитәрлек булу сәбәпле, бәрәңгене артык тирәнгә күммәскә киңәш ителә. Тагын
бер шарт – туфракның көпшәк, йомшак булуы. Андый туфракта һава яхшы йөри. Ә һава иркен йөргән туфракта бәрәңге дә яхшы үсә.

Бәрәңгене колорадо коңгызына каршы агулап утырту­утыртмауны кеше үзе хәл итә. Агулаган очракта аның йогынтысы 30­40 көнгә җитә. Аннан күзәтеп торырга кирәк. Колорадо коңгызының күкәй салу, аннан личинкалар чыгу куркынычы бар икән, агу сиптерү ягын карагыз. Ә орлыкны агулап утыртмаган очракта сезонга кимендә ике тапкыр агу сиптерергә туры киләчәк.

Бәрәңге орлыгы үрентеләрен сындырмагыз. Чөнки сындырган очракта ул авыруларга тизрәк бирешә. Бәрәңгене утыртып 5­7 көн вакыт узгач, гербицидлар ярдәмендә чүп үләннәренә каршы эшкәртеп куярга мөмкин. Рәт араларын эшкәртү турында да онытмагыз. 

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев