Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Сарымсакны кайчан алырга?

Белгечләр сарымсакның укларын өзгәндә берничәне калдырырга киңәш итәләр

Сарымсакның кыяклары саргайды. Алырга ярыймы икән?М.ГАЛИЕВА. Әгерҗе шәһәре. 

Газета укучыбызның соравына Касайда күп еллар сарымсак үстерү белән шөгыльләнүче бакчачы Әминә ӘХМӘДИЕВА җавап бирә:

–    Белгечләр сарымсакның укларын өзгәндә берничәне калдырырга киңәш итәләр. Бу – сарымсакның өлгерүен белдерүче “маяклар“. Әгәр дә уклар тураеп, орлыкларны каплап торган тышча ачыла башлаган икән, димәк, сарымсакны алырга вакыт. 

Безнең сарымсаклар ышыграк урында үсә. Шунлыктан бераз соңрак алырга туры килер, мөгаен.

Сарымсак өлгергәч тә, аны туфракта озак тотарга ярамый. Аның кабыгы ярылып, тырнаклары аерыла башлый. Бу очракта ул сакларга бармый. 

Казып алгач та кыякларын кисәргә киңәш итмәс идем. Көннәр кояшлы торганда сарымсакны түтәлдә берничә көн киптерергә кирәк. Кыяклар тулысы белән кипкәч кенә сабакны 10-15 сантиметр тирәсе калдырып кисәргә һәм унбиш-егермешәрләп бәйләп ышык урынга эләбез. 

Мин сарымсакларны кышка өч литрлы банкаларда саклыйм. Коры банкага тутырам да, өстен чүпрәк белән каплыйм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев